Без мәктәптә тимурчылык эше белән күптәннән шөгыльләнәбез. Бу эштә һәр укучы бик теләп катнаша. Тимурчылык эшенә 5-8 сыйныф укучыларының барысы да йөриләр. Быел сугыш бетүгә 75 еллыкны бәйрәм итү уңаеннан мәктәбебездә укыту-тәрбия эшчәнлеге шушы юнәлештә алып барыла. Ватаныбыз тарихының истәлекле даталарына багышланган акцияләрдә катнашабыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыклап, исемлек булдырдык, сугыш һәм тыл ветераннарына шефлык оештырабыз. Һәр сыйныфка шефлык итү өчен ветераннар билгеләнде. Без ветераннарның өйләренә барып, көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез: кышын өй тирәләрен кардан чистартабыз, ә яз-көз көннәрендә бакча эшләрендә булышабыз. Бакчаларны, өй тирәләрен чүп-чардан арындырабыз. Шулай ук тимурчылык эше вакытында без зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр белән аралашабыз.