“Акбүре авылы буыннар мирасы” музееның Бөек Ватан сугышы бүлегенә караган документларны, истәлекләрне карап, өйрәнеп , теркәп язып утырам.....Нинди язмышлар! Кемнәр генә килеп – китмәгән бу җиргә! Ватан өчен сугышларда гарипләнгән, яраланган авылдашлар! Ә күпме яугирләр Туган якларына әйләнеп кайта алмаган! 1980 – еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр кәгазь битләрендә сакланган истәлекләрне күчереп алып, ул истәлекләрне музейда булган документлар , «ОБД Мемориал», «Подвиг народа», «Память народа» сайтларындагы материаллар белән баетып, аларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә булдым. Яугирләр – хәзерге Яңа Чишмә районы Акбүре авылы кешеләре. Акбүре – 1994 – елга кадәр Тат.Волчья исемен йөртте. Авылыбыз 1963-1983 елларда Чистай, 1940 – 1963 елларда яңа төзелгән Яңа Чишмә, 1930 – 1940 нчы елларда Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районнары составында була.
Хәбибуллин Әхмәтша Гыйниятулла улы.
1916 - 1988
Гыйниятулла бабайның 3 улына да Бөек Ватан сугышының озын, хәвефле юлларын таптарга насыйп була. Төпчек улы - 1916 елда туган Әхмәтшага да шушы канкойгыч сугышта катнашып, абыйлары кебек авылга исән кайтырга насыйп була.
Әхмәтша абзый (авыл телендә Ахмаш) иң әүвәл гомуми хәрби хезмәткә чакырылыш буенча 1937 елның 15 октябреннән 1941 елның январенә кадәр Кызыл Армиядә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 – елның 23 августында сугышка алына. Хәрби хезмәт алып тәҗрибәгә ия солдатны,әлбәттә инде алгы сызыкка ташлыйлар – 43 укчы дивизиядә сапер булып 1942 елның февраленә кадәр хезмәт итә. 1942 – елның февралендә исә, Калинин шәһәре янындагы каты сугышларда аның кулы каты яралана. Сугыш – канлы бәрелеш ул,кешеләр меңәрләп кырыла, Әхмәтша абый Пермь шәһәренең эвакуацион госпиталендә 2 айдан артык дәвалана.
«Память народа» сайты мәгълүматлары буенча, ул 1942 елның 25 ноябрендә ул кабат хәрби хезмәткә алына. Казан Хәрби Комиссариатыннан 66 кешелек команда составында 1943 елның 6 январендә китә. Кая китү графасына – 20 зсб диелгән, 20 запасная стрелковая бригада булуы мөмкин, бригада Казанда оешкан. Музейдагы истәлекләргә ышансак, комиссия аны “сугышка яраксыз “ диеп таба һәм ул «комиссовать” ителә.
Аның сугыштан соңгы тормышы туган авыл белән бәйләнгән. Әхмәтша абзый күрше авылның Исмәгыйл абзый кызы Наилә апага өйләнә. Наилә апа нәселе бик дини була, аның энесе – Фоат абзый вафатына кадәр шактый күп вакыт Яңа Чишмәдә муллалык вазыйфаларын башкарды. Әхмәтша абзый белән Наилә апаның балалары – Рафаэль (1943), вафат, балалары юк, төп нигездә яшәде, Гөлсылу (1949) – Мәскәүдә яши, Гөлсинә исемле кызлары, Рафэльнең сеңелесе, Гөлсылу апасы яшьли вафат була, Рафик – 2 баласы туды, үзе ир уртасы килеш вафат булды, Гөлҗиян (1953) – Казанда яши, Рәсимә – Яр Чаллыда яши.
1985 – елда Бөек Җиңүнең 40 – еллыгы уңаеннан, II – дәрәҗәдәге “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә.
1988 – елда үз авылыбызда вафат булып җирләнде.
1939 – елгы фотография. Уртада – Хәбибуллин Ахмәтша Гыйниятулла улы.