Корпункт:
Кәүҗияк авыл җирлегендә 6 март көнне Бөек Җинүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл һәм сугыш ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.Ветераннарны Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе- Нуртдинов Л.Х.,авыл җирлеге башлыгы-Ахметгараев Ф.Н. котладылар һәм аларга юбилей медальләре тапшырдылар.Тантанада ветераннар Советы рәисе-Шакирова Ф.С. да катнашты ,үзенең теләкләрен җиткерде. Тантана Кәүҗияк авылы мәдәният йортында узды һәм концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.
Мәгълүмат чыганагы http://www.sarman-rt.ru