Мин, Минсафин Миннехан Минсафа улы, 1942 нче елның март аенда Арча районы Гөберчәк авылында туганмын, язылу буенча 13 нче апрельдә.
Әти, Хәйруллин Минсафа Хәйруллович, 1941 нче елның июль аенда Бөек Ватан сугышына китә. Башта аны Мари республикасының Суслонгер лагерына җибәрәләр. Җыелган солдатларны урман кистереп, озын-юан нарат агачларын җилкәгә күтәртеп ташытканнар. Газап чигереп, ач килеш эшләткәннәр. Әни товар поездына утырып ,берничә хатын белән Суслангер лагерена китә. Ул әтигә кием-салым һәм ашамлыклар алып бара. Әти сугышка дип чыгып киткәндә әни өч бала белән калган: Гөлфия апага-12 яшь, Минзариф абыйга- биш, кече апам Минсәгыйрәгә өч яшь булган. Әни өчен ачлык-ялангачлык, авыр колхоз эшләре, иске өйдә өч бала белән (дүртенчегә мин корсакта калганмын) яшәү - бер дә җиңел булмагандыр.
Әтинең сөйләве буенча, ул Смоленск, Ветебск шәһәрләре тирәсендә 557 нче укчы полкта пулеметчы булып хезмәт итә. Хәтта ярдәмчем дә бар иде, дип сөйли иде ул. Атакага барганда беренче яралануы снаряд төшеп шартлагач була. Аңсыз килеш җирдә ятуын солдатларга ашарга китергән егет күреп ала һәм әтине госпитальгә җибәрәләр. Яралары бераз тазаргач, ул яңадан алгы сафта хезмәт итә. Бервакыт әтине янып беткән авылдан тоз эзләп алып кайтырга җибәрәләр. Шул вакытта йөзләп немец, кинәт һөҗүм ясап, әтинең иптәшләрен атып үтерә. Ә әти янгыннан калган бер йортның мич эченә кереп , исән кала.
Икенче яралануы алгы сызыкта төнлә блиндажда ял иткәндә була. Немецлар сакчыны үтереп, ишектән “Рус бирел” дип кычкырып, блиндажга граната ташлыйлар. Шул вакытта әтинең аягы яралана. Җитмәсә, блиндаждан чыкканда шул аягына немецлар автомат белән сугалар. 1943 нче елның 6 нчы маеннан 1945 нче елның 9 нчы маена кадәр әти Германиянең “Данцик” атавында пленда була. Аларны илебез солдатлары азат итәләр. Шуннан аны ике елга мәҗбүри урман кисү эшенә җибәрәләр. Сугыш бетте дигән шатлыклы хәбәр бөтен илгә яңгырады. Исән калганнар берәм-берәм авылга кайта торды, ләкин безнең әтинең бернинди дә хәбәре булмады. Әни бик тә өзелеп әтине көтте. Ике ел үткәч кенә кайтты ул. Без белмәгәнбез дә , аңламаганбыз да инде ул вакыттагы политиканы. Безнең әти бит пленда булган икән. Ә андыйларга өйләренә исән-имин кайтсалар да, тыңгылык бирмиләр. Чуриле районы НКВДсына чакыртып, гел сорау алалар, өстәл сугып, төрле сораулар яудыралар. Әтине алып чыгып киткән саен без , балалары, үкереп елап кала идек. Авылдан Файзуллин Заһир абый белән икесенең исемнәре “Изменник Родины” булды. Чөнки сугыш вакытында пленда булганнарны шул исем белән йөрткәннәр.
Илдә җитәкчеләр алмашкач, әтине акладылар. Дөреслек тантана итте, хәтта аңа тиешле орден да бирелмәгән булган. Аны 1958 нче елның 21 нче августенда бирделәр. N715142лы “III дәрәҗә Дан” ордены әтинең түшендә лаеклы рәвештә ялтырады. Әти шушы вакыйгалардан соң гына җанына бераз тынгылык тапты. Колхозда кая кушсалар, шунда эшләде. 1967 нче елда пенсиягә чыкты.
Әтинең сугыштан өйгә әйләнеп кайтуын мин, биш яшьлек малай, бик тә хәтерлим. Урамда күрше малае Хәсбиулла белән таякка атланып, “Ат-ат” уйныйбыз. Нигамәтҗан абый тыкырыгыннан озын шинель кигән ( ул вакытта озын өс киеме дип хәтергә уелып калган) бер кеше кайтуын күрдек һәм мин шунда “Әнә безнең әти кайта” дип кычкырганымны хәтерлим. Аңарчы әтинең нинди булуын белмәгән малай бит мин. Күңел сиземләве булгандыр инде ул. Ә үзем Зәкия апаларга кереп качтым. Әни кереп: “Әтиең кайтты”,- дип мине өйгә алып чыкты. Әти зур улын, мине, алдына алып сөйде, иркәләде. Шул вакытта әтине беренче тапкыр күрдем. Шунда гына әтиле булуның нинди рәхәт булуын аңладым.
Әтинең сөйләгәннәре күңелемдә якты истәлек булып калды. Ул 68 яшенә кадәр яшәде. 1975 нче елның 15 нче июнендә вафат булды.
Үзем 1949-1956 нчы елларда мәктәптә укыдым. Әти сугыштан исән-сау кайтса да, миңа уку 7 класстан артыгы эләкмәде. Тормышлар авыр иде... 1957-1961 нче елларда көтү көттем. Үрнәктә 4 айлык курсларда шофёрлыкка укыдым. 1962 нче елдан шофёр булып эшли башладым. Шул ук елның көзендә армиягә киттем. 3 ел армия сафларында шофёр булып хезмәт итәргә туры килде. 34 ел мин машинада эшләдем. Эшләү дәверендә бик күп медальләргә, грамоталарга ия булдым.
Гөберчәк авылында яшәүче Минсафин Миннехан абыйның истәлекләрен М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина язып алды.
“Арча хәбәрләре” -05.08.2016.
“ТЯ” – 02.04.2015