Наласа авылында яшәүче Суфия апа Гыйбадуллинага 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Суфия апаны гомер бәйрәме белән котлады, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Суфия апа ире Сәет абый белән 6 бала тәрбияләп үстергән. Әниләренең юбилеена балалары, оныклары кайткан. Суфия апа бәхетле ана, барлык балалары да исән–сау, иң мөһиме – ялгыз түгел. Олы улы Самат һәм килене Гөлчәчәк тәрбиясендә ул. Хуш ис аңкып торган агач йорт, мунчасы, бәдрәфе җылыда. Олы кешегә тагын ни кирәк?! Өйдә әле тагын бер әби бар. Ул – Гөлчәчәкнең әнисе Нурия апа.
Суфия апа утырып кына тора. Хәтере яхшы.
– Эшкә иренмәдем бер дә, – ди ул. – Менә хәзер эшләп булмый, – дип тә уфтана.
– Әни эшкә бик батыр булды, – дип сөйли олы улы Самат. – Әни печән чапканда без, ир–егетләр дә, әни кебек каерып печән чаба алмый идек.
– Әни фермада бозаулар карады, – дип сүзгә кушылды кызлары. – Чираттан әнигә булышырга фермага бара идек. Бозаулардан артымны күп алыр иде. Гел бүләкләп тордылар.
– Үзәккә үткәне – ашарга җитмәде, – ди Суфия апа. – Гәүдәле идем, күп эшләдем, шуңа да ач булганмындыр инде. Бәбиләгәч, и–и, үзәк өзелеп ашыйсы килә. Шул вакыт күрше хатынының булнискә бер телем ипи алып килүеннән дә зур бәхет булмагандыр… Рәхәтләнеп ашадым.
Ире Сәетнең бер кулы сугыштан гарипләнеп кайта. Шулай да ул хәленнән килгәнчә хуҗалык эшләрен башкара. Алма бакчасында эшли. 1993 елда вафат була.
– 6 айлык корсак белән урман кистем, – ди Суфия апа. – Киенеп куйгач, көмәнле икәнне дә белмәделәр… Балаларны кайнанам Нәфисә әни карады. Балаларны бик яратты.
Иске өйне дә искә төшерделәр.
– Кеп–кечкенә өйдә бозау, бәтиләр, каз булыр иде. Уртада бишек. Өй тулы бала–чага: Самат, Госман, Солтан, Венера, Тәгъзимә, Резедә.., икесе – Госман белән Самат – игезәкләр.
Төп йорттагы килен Гөлчәчәк гомере буе укытучы булып эшли. Математикадан укыта.
– Безнең гомер мәктәптә үтте, – дип сөйли ул. – Декрет ялында да өйдә утыра алмадым. Өйгә баланы имезергә йөгереп кенә кайтып килер идем. Әни малайларны үстерергә булышты. Мин килен булып килгәндә әни дә, әти дә пенсиядә иделәр. Улларыбыз Илшат белән Илнур икесе дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Казанда эшлиләр. Икесе дә гаиләле. Әни безнең үз сүзендә нык тора торган, тормышны җигелеп тарткан кеше. 32 ел инде бергә. Килешеп яшәдек.
…Суфия апаның балалары, оныклары белән өй гөр килеп тора. Бар да чәй өстәле янына җыелды, бар да әниләрен котлый:
– Исән–сау бул, әни җаным…