Зирекле авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Мостафин Рафаил Мөкәтдис улын юбилее белән котладылар. Рафаил Мөкәтдис улы 1940 елның 18 нче гыйнваренда туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнче туган колхозында эшли. Армиядә рядовой солдат булып өч ел хезмәт итә. Армиядән соң Минзәләдә зоотехник һөнәрен үзләштерә һәм 1968 елда колхозыбызда зоотехник булып эшли башлый. Ә 1977 елдан аңа баш зоотехник вазыйфаларын йөклиләр.Үз эшен ярата. Ул чорда колхозда терлекләр саны да ишле була. Мәсәлән, 1979 елның беренче мартына сарыклар саны 3052 баш, ә атлар 132, 783 савым сыер, 1896 эре мөгезле терлек, 527 дунгыз була.
1982 елдан дунгыз фермасына мөдир итеп билгеләнә, һәманы 1985 елга кадәр җитәкли. 1986-1987 елларда фермада селекция эшен башкара. 1988 елдан 1996 елга бозау, таналар фермасы мөдире була. 1996 елны 2 маенда Өргәнчә авылындагы "Агрофирмсервис" ярдәмчел хуҗалыгына зоотехник булып эшкә урнаша. 2000 нлда лаеклы ялга китә. Пенсиядә була.
Гомере тыйнак, тырыш, карышусыз хезмәте белән туган колхозыбызда уза. Авылда сакланып калган өч атның да берсенең хуҗасы ул. Кем генә нинди йомыш белән аңа мөрәҗәгать итсә дә, халык әйткәнчә, аты җиккән, чагы да китә - ярдәмгә ашыга. Бигрәк тә мәет булганда, Рафаил Мөхкатдис улы бөтен кирәк-яракны шул йортка китерә, такталарны зиратка менгерә, карлы-буранлы кыш көннәрендә мәетне дә зиратлар өстенә чанасына куеп менә. Бу изгелеге өчен авыл халкы аңа мең рәхмәтле.