Искәндәров Мөсәгыйть ага истәлекләреннән: “Мин армиягә 1939 елның 12 сентябрендә тимер юл частенә хезмәткә алдылар. Безне Ютазы районы военкоматы Ютазы станциясеннән Ерак Көнчыгышка Приморский крайның Старый Смолонено дигән станциягә озаттылар.1941 елның 26 мартына кадәр шунда булдык. 1941 елның 1 апрелендә без Польшаның Каменька дигән станция янында урман эчендә военный лагерьда урнаштык. Герман чигенә 30 км, Львов шәһәренә ерак түгел урында.
1941 елның 22 июнь көнендә иртән сәгать 4 тә тревога булды. Без стройда вакытта бөтен тирә–юньдә шартлау, шау-шулар ишетелде. Без бар җирдә тревога икән,- дип уйладык. 22 нче июнь көнне трассага эшкә барабыз, сәгать 9-10 га кадәр эшлибез, аннан кайткач, шәһәргә увольнениега чыгарырбыз, диде командир. Без төрле киемдә эшләгән вакытта 3 самолет очты, билгеләре безгә таныш түгел иде, зур крест куелган. Без “учебный самолетлар” дип, кул болгыйбыз. Безнең отделение командиры Лазеров, укытучы кеше буларак, фашистлар знагын белгән.Ул кинәт кенә чокырга яттыда: “Ятыгыз! Немец сугыш башлаган”, - дип кычкырды. Лагерьга кайткач, парадный формада стройга бастык. Безгә сугыш башланганы турында хәбәр иттеләр. Сталиннан приказ көтәбез, бер каяда кузгалмыйбыз, диделәр.
Кичке сәгать 4-5 тирәсендә приказ булды дип, станциядән читкәрәк бер тау итәгенә землянкага туктап, безгә патроннар, гранаталар, танкка каршы янучан бутылкалар биреп, окоплар казып, танкка каршы тимер корылмалар куеп, оборонада тордык. Икенче көнне кич “Чигенергә!” дигән приказ булды. Иртәнге якта Каменька станциясендәге складларны һәм 17 км тимер юлны ватып, чигенә башладык. Миңа, тимер юлына шашка куяр өчен, акбур белән билге куеп барырга йөкләделәр. Чигенә-чигенә, җәяүләп, Мәскәүгә кадәр кайттык.
Безне Ленинград фронтына билгеләделәр. Жихарево дигән станцияда составтан (вагоннан) автомашиналарга ашамлыклар, кием-салымларны төяп, алдагы сызыкка озатырга дигәндә, төнлә самолет килеп, бомбага тотып китте. Шуннан башлап без яланда кышын, бер йорт җылысы күрмичә, урманда, яланда, оборонада,кирәк булса, тимер юлларны ремонтлап тордык. Яңадан Волховстрой станциясендә булдык. Ленинградны немецлар, ст.Тихвень станциясен алып, Волховтан өзде. Шулай итеп, без Волхов фронтына күчтек. Дошман Волховны Мәскәүдән дә өзде. Без, бүленеп калып, боҗрага эләктек. Безгә, Волховстройны минировать итеп, оборонага күчәргә кушылды. Немецлар берничә тапкыр килеп, бомбага тотып киттеләр. Бомбага тоткан вакытта 15 самолет санадык. Берсендә куак төбендә өчәү яшеренеп ята идек. Башларыбызны балчык каплап китте. Мин башны селкеттемдә: “Сез исәнме?”, - диеп эндәштем.Авдеев: “Исән”,- дип аваз салды. Бочкарев дәшмәде.Әйләндереп карасак, аның муен тамырына бомба ярчыгы кергән, ул җан биргән. Артыбызга карасак, анда Чураков дигән солдат үлеп ята. Иптәшләребезне җирлик дигәндә, тагын болыт кебек йөздән артык самолет алгы сызыкка үттеләр. Анда җирнең асты – өскә килгән кебек, безгә төтен, улау, шартлау тавышы ишетелеп торды.
1943 ел җәенең бер төнендә Финляндия ягыннан бронепоезд килергә тиеш иде, шуңа күрә, төнлә барып, тимер юлны сүтеп куярга кушылды. Авария ясау өчен 8 кеше билгеләделәр, берсе мин идем. Караңгы төшкәч, заданиегә бардык. Һәр кеше 2 рельс сүтәргә тиеш иде. Минем янда Мещераков. Ул ранный булды, аягына пуля тиде. Планыбызны үтәп чыктык. Кайтканда, яктырып килә иде. Чигенгәндә, безне сизделәр. Дальнобойный белән ата башладылар. Безгә Волховстройда оборонада утырырга туры килде. Немецлар ерак түгел, алар да оборонада утыралар.
Самойлов Николай белән миңа Волховстрой вокзалын минировать итеп, көне–төне дежурда торырга, әгәр дошман килеп керсә, станцияне шартлатып, чигенергә кушылды.
Ленинградны, Сталинградны безнең войскалар ала башлагач, немецлар чигенә башладылар. Эстонияга, Латвияга, Польшага , Германиягә дип барганда, Висла аркылы күперне немецлар шартлатып киткәннәр. Безнең войсканың техникасын алга җибәрү өчен күпер кирәк иде. Тиз арада күперне ныгытырга, - дигән приказ килде. Без Висла аркылы күперне ныгытып, войсканы чыгаруга “Сугыш бетте!”дигән хәбәр килде. Без Польшадан ары китмәдек.
Сугыш беткәч, җимереклекләрне ныгытырга, илне аякка бастырырга дип, безне Украинадагы Харьков өлкәсенә хезмәткә җибәрделәр. Өйгә 1948 нче елның 1 апрелендә кайтып кердем.