Фәйзуллин Талибулланың Әлки районы Яңа Үргагар авылында яшәүче хатыны Хадичәгә язган хаты.
1944 елнын 21 маенда латин графикасы белән татар талендә язылган.
Исәнмесез.
Үземнән Хадичә белән җиңгигә бик күп фронтовой сәламләр язып калам...
Үзем исәнләнеп киләм инде, Бик аз гына баш әйләнә һәм колак әле ишетми, телсез шикелле йөримен. Докторлар әйтә: "Ишетерсен!"-дип. Миннән ерак түгел бомба төшкәч шулай булдым. Хәзер безнекеләр Днепр дигән су аръягында сугышалар. Ике яктан да бик күп халык кырыла. Терелгәч тагы бит шунда китәргә туры килер. Инде атнадан артык, биредә ятканыма. Фронттан безнең госпитальгә якынча 15 чакрым. "Отбойдан соң да килә, кабахәт,һавада гел яраплан тавышы,"-диләр.
Хат ничек булса да языгыз.
Сәлам белән, Талибулла.