Шаһимәрдәнов Гарапша Шәһимәрдән улы Арча районы Түбән Әзәк авылында туган. 1927-1929 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач укытучы булып эшли, партиягә керә. Ул ике бала атасы. 1941 елның 5 ноябрендә узе теләп фронтка китә. Брянск фронтының 119 танк бригадасында һәм Казан Югары танкистлар әзерләү училищесында укый. 1944 елның апреленнән танк взводы командиры итеп билгеләнә. Берлин шәһәрен алгандагы сугышларда зур батырлыклар күрсәтә. 22 апрельгә каршы төндә Адольф-штрассе районында беренчеләрдән булып Берлинга керә, дошманның 3 орудиясен һәм 50 солдат-офицерын юкка чыгара. 24 апрельдә дә Шаһимәрдәнов үзенең ротасы белән дошман тылына кереп 6 орудия һәм 95 солдат- офицерын юкка чыгара, сугышчан заданияне үти. Шул батырлыклары өчен 1945 елның 5 маенда 219 танк бригадасы командиры тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Тәкъдимне беренче механикалаштырылган корпус командиры генерал-лейтенант Кривошеин, 2 гвардия танк армиясе командующие генерал-полковник Богданов һәм армиянең Хәрби Совет члены генерал -майор Латышев та хуплыйлар. Ләкин Белорус фронты командующие приказы белән Шаһимәрдәнов I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән генә бүләкләнә.