Аңа олы юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Рамлә әбине котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Рамлә әби тумышы белән Апас районының Танай-Турай авылыннан. Балачагында, яшьлегендә бик күп авырлыклар күргән. Олы йөрәкле, сабыр күңелле кыз, 4 баласы белән ялгыз калган иргә тормышка чыга. Бу вакытта иң кечкенә балага 1,5 яшь, иң олысына 10 яшь була. Соңрак, үзенең 2 баласы туа. Шулай итеп, ул 6 ир бала үстерә, аларга туры юл күрсәтә, олы тормышка озата. Каенанасын, үзенең әнисен дә тәрбияли.
Рамлә әби озак еллар балалар бакчасында эшли. Иң элек “Кояшкай“, соңрак “Салават күпере“ бакчасында хөрмәт казана.
Бүген ул кадерле, хөрмәтле булып улы Ильяс, килене Миңнур янәшәсендә гомер кичерә. Оныклары янына кайтып йөри. Бер дә тик кенә утырырга яратмый, гел хәрәкәттә ул. Озын гомерле булуның серен дә хәрәкәттә, сабырлыкта күрә.
Апаста яшәүче Рамлә Галләмиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды
Корпункт: