Корпункт:
Балалар китап ханәсендә №1 мәктәпнең 8 “В” сыйныф, №1 гимназиянең 7 сыйныф, №4 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән “Әфганстан – минем йөрәк ярам” исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәчеләр А.Зеленцова һәм И.Марготнова балалар белән бергәләп, презентация, хәрбиләрнең фотолары, җырлар, шигырьләр аша моннан 30 ел элек булган вагыйгаларны барлап күнелнең иң нечкә кылларын күзгаттылар. Сугышчы-интернационалистларның үткән юлы турындагы тарихи мәгълүматны, аларның Ватанны чиксез яратуларын балалар зур кызыксыну, тирән дулкынлану белән тыңладылар.
Очрашуны йомгаклап И.Марготнова Республика күләмендә оештырылган “30 лет подвигу, 30 лет памяти” конкурсын игълан итеп, балаларны актив катнашырга чакырды.