Мы дети войный! Без-сугыш балалары.
4 апрель көнне К.Насыри исемендәге Архитектура-этнография комплексында "Без-сугыш балалары" дигән чара үткәрелде. Бу чарага әтиләре сугыш кырларында ятып калган балалар чакырылган иде. Әтиләре сугышка киткәндә алар әле бик кечкенә булалар, ләкин әтиләренең батырлыклары турында шактый күп мәгълүматлы алар. Алсу Фатыховна әтисенең сугышкан эзләре буенча барып, аның каберен Минск шәһәрендә эзләп таба. Батырлар каберлегендә әтисенең исем фамилиясен күрергә насыйп була аңа. Хәдис Хабибуллович та укучылар һәм кунаклар өчен бик күп кызыклы мәгълүматлар бирде.