1924 елның 13 маенда Теләкәй авылында туа. 1942 елда сугышка китә, Ленинград фронтында сугыша. 1943 елның февралендә яраланып, 8 ай госпитальдә ятканнан соң, тагын китә.
Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
1956 елга кадәр эчке эшләр бүлегендә, аннары 27 ел саклык банкында,80 нче һөнәр училищесында эшли.
Тормыш иптәше Рабига белән алты бала тәрбияләп үстерәләр.
II төркем инвалид.