22.8.1942 мобилизацияләнә, 1944 елның 25 мартында демобилизацияләнә. Өлкән сержант, 2 группа сугыш инвалиды.
1943 елның 20 декабреннән 1944 елның 15 февраленә кадәр сугышта катнаша, чөнки шул көнне сул кулы һәм аягы каты яралана.
Хезмәткә алынуга сапер итеп билгелиләр, аннан кыр почтасы 68496 да 1943 елның маена кадәр курсант буларак укый. (УПБ, 7 рота, 1943), аннан 284 нче стр. полкта сугыша.
Әтисе – Хәбибулла Төхфәтулла Биктимер (1888 – 22.1.1938)
Әнисе – Миңниса (Минниса) Фәттах кызы (1888 – 23.12.1971), тумышы белән Бакташтан.
Бертуганнары – Хәбибрахман (1915 – 1984), Җәмһүрия Мингалиева (1927 - 1984), Солтан (1932), барысы да комбайнда эшләделәр. Мәгъзум (1931 – 1939), Мидхәт (1935 – 1936, 5 айлык).
Хатыны – Нуриева Рәхимә Бәдигъ кызы (1925 – 2005).
Балалары: Магъзум (1947 – 1980), Мансур (1949), Мәүлет (1951 – 2006), Малик (1953 – 1985), Рафига (1955 – 1956), Мулланур (1957 – 2004), Мөдәррис (1960) Чистайда.
Бүләкләре – юбилей медальләре һәм юбилей ордены (1985).
Габделхәмит абый тальян гармунда да оста уйный иде. Ул гармун улы Мансурда әле дә саклана.
Туган авылына кайтып бер ай үтүгә, 1944 елның 27 апрелендә Зирекле МТС да трактор бригадасының учетчик – заправщигы булып эшли башлый. 1945 елның августында комбайн тапшыралар һәм хатыны Рәхимә апа, үсеп кул арасына керә башлаган балалары белән 1975 елга кадәр комабйнер булып эшли. Дөрес, 1965 – 1967 елларда дуңгызчылык фермасына мөдир итеп тә куялар, ләкин барыбер комбайнына кайта. 1963 елда 1 нче класслы тракторчы – машинист хокукын ала.
1946 елның 14 нче февралендә Нуриева Рәхимә Бәдигъ кызы белән гаилә коралар.
1975 елдан аңа “Кичү” колхозы умартачылыгын тапшыралар һәм ул бу эштә 1990 елга кадәр эшли.
1975, 1978, 1980 елларда умартачыга укый. 2 нче класслы умартачы һөнәренә ия була (1980). Үзендә дә умарта тотты.
1976 елда “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе, 1984 елда “Хезмәт ветераны” медале, 1985 елда юбилей Ватан сугышы орденының II дәрәҗәсе белән, юбилей медальләре белән бүләкләнә.