Бөек Ватан сугышына кадәр Сарманда урта мәктәп директоры булып эшләгән Рәшит Фәхри улы Фәхриевны авылдашлары тәҗрибәле педагог, оста җитәкче, көчле оратор, яшь укытучыларның остазы итеп бүген дә сагынып, зур хөрмәт белән искә алалар.
1939 елда ул СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә. Ул вакытта орденнар дәрәҗәсендә йөргән бу бүләкне аңа Мәскәү Кремлендә Калинин тапшыра. Егетнең киләчәккә булган зур планнарын, өметләрен мәрхәмәтсез сугыш җимерә. 1941 елның декабренда ул миллионнарның тыныч тормышын бозган фашист илбасарларына каршы яуга чыгып китә.
1942 елның 2 гыйнварында Р.Фәхриев үзенең беренче хатын туганы Зыя Моратовка яза:
“...Мин кичә сәламәт кенә Казанга килеп җиттем. Болай юл кыен булмады. Бүген, 2 гыйнварда, Иваново шәһәренә 3 айлык курсларга чыгып китәбез. Барысы 20 кеше. Мин бу хатны Казан станциясеннән җибәрәм. Яңадан барып урнашкач язармын. Якын-тирә районнардан мин үзем генә. Танышлардан бергә укыган иптәш бар.
Зыя! Син әниләргә чыккала. Әни борчылмасын һәм еламасын. Аны нык карарга кирәк...
Сәлам белән, Рәшит”.
Бөек Ватан сугышына беренче көннәрдә үк китә, политрук булып хезмәт итә. 52 нче армия составында Ленинград оборонасында катнаша. 1942 елның июлендэ хәбәрсез югала. Хәрби Журналист Рафис Могыйнов ачыклаганча, Волхов фронтында Рәшит Фәхриев хезмәт иткән 1002 нче укчы полк 2 нче Удар армия, 59 нчы армия берләшмәләренен чолганыштан чыгуын тәэмин итеп торган. Нык яраланган якташыбыз Волхов фронтында һәлак була.
Язма кыскартылып “Бөек Җиңү ачысы” китабыннан алынды. Автор Р.Могыйнов. Чаллы, 2005.