МИСТАХОВА ЗЕЛЬФИЯ ГИЗЗАТУЛЛА КЫЗЫ

Зөлфия Гыйззәт кызы  Мистахова турындагы әлеге истәлекләрне балалары һәм оныклары язган һәм   алар китереп бирде. Ул бик авыр тормыш юлы үтә, ләкин курку белмәс нык характеры, батырлыгы аңа бөтен кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ә гаиләдә ул балаларының яраткан  әнисе, оныкларының иң якын кешесе була. Аның үткән тормышы турындагы истәлекләрен  бу гаиләдә кадерләп саклыйлар:
«Сугыш башланганда миңа унҗиде  яшь иде. Ул вакытта без Әлки районы Салман авылында яшәдек. Озакламый авылның таза-таза ир-егетләрен сугышка алдылар. Авылда хатын-кызлар, яшүсмерләр, картлар гына калды, бөтен эш безнең җилкәгә төште. Җәй буе әни белән басудан кайтып кермәдек. Өйдә балалар үзләре генә калды. Кырык беренче елның декабрендә авылның тазарак унөч кызын Тәтеш районына окоп казырга җибәрделәр. Безне Тархан авылына урнаштырдылар, окоп казырга сигез километр җәяү йөрергә туры килде. Дүрт ай буе  чуен китеге булып каткан җирне  чокып казыдык. Анда  күргәннәрне әйтеп-аңлатып кына булмый. Чыдап булмаслык суык,  ачлы-туклы яшибез. Ике итәшебез каты авырып китте, үпкә шешүдән үлделәр. Өйгә кайткач мин дә каты авырдым, бөтен җирне сызлавык басты, туктаусыз йөткердем, шулай да исән калдым. Фронтка ярдәм итү өчен кичләрен чыра яктысында сугышчылар өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләдек. 
 Яз җитүгә безне, кызларны, хәрби эшкә өйрәтә башладылар. Авыл янындагы коры елгада граната ыргытырга, мишеньгә  атарга өйрәттеләр. Мин хәрби комиссариатка үзем теләп фронтка китү турында гариза яздым, ләкин унсигез яшь тулмаганлыктан, әле иртәрәк дип кире бордылар.
 Ә көз көне хәрби комиссариатка  чакыру кәгазе килде, ләкин бу юлы да фронтка җибәрмәделәр, чакырырбыз, диделәр. Без көн саен хәбәр көтеп яшәдек, ләкин чакыручы булмады. Бераздан колхоз рәисе безне Лаешка тракторчылар һәм комбайнчылар курсына укырга җибәрде. Мин комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәнлектән, укуы кыен булмады. Урак башлангач, комбайнда эшли башладым. Көне буе эшләп, өйгә соң гына кайтып авам, ә иртә белән иртүк торып чыгып китәм. Әнә шулай   алны-ялны белмичә, я комбайнда, я тракторда  эшләргә туры килде. Ватылган техниканы да үзем төзәтә торган идем.
 
Бик авырлык белән булса да Җиңү көне килде. Сугышка киткән ир-егетләр кайтмады диярлек. Тормышлар һаман җиңеләймәде. Аның өстенә урман кисәргә дә йөрдем. Урман кисү, утын хәзерләү бик авыр эш, норма үтәмичә ярамый. Мин монда да сынатмаска тырыштым, норма үти алмаганнар төн уртасына хәтле калып эшләделәр. Ял итәргә дә  өлгермәгән кызларга бигрәк тә авыр булды,  көч-хәл белән торып, яңадан эшкә тотындылар. Мин аларга көчтән килгән кадәр булышырга тырыштым.
 1949 елда мин  тормышка чыктым. Булачак ирем Сәетгәрәй  әнисе белән Куйбышев исемендәге Затонда яши иде, бездә никах укыткач, ул мине үзләренә алып китте. Монда алар үз йортлары белән яшиләр икән. Сугыштан соңгы еллар авыр булса да, тыныч еллар иде. Сәетгәрәй  Сталинград янында барган сугыштан яраланып кайта, шуңа күрә йорт эшләрен  күбрәк мин үзем эшләргә тырыштым. Монда балалар бакчасына эшкә кердем. Эштән буш вакытларда кешеләргә тегү тектем, бәйләргә, чигәргә яраттым. Тормышта ул бик ярап куйды, өс-башны карарга, ашарга-эчәргә алырга аз булса да акча кереп барды.
 Аннары шатлык өстенә шатлык булып өч балабыз туды. Тормышлар җайга салына башлады. Безнең өйнең бакча башында Бизнә елгасы ага иде. Үзебезнең көймәбез бар, көн саен балык тотабыз. Тора-бара сыер сатып алдык, сөте-мае үзебезнеке, бакчада җитәрлек кадәр яшелчә үстерәбез. Тормышыбызга шөкер итеп яшәдек.  Затонга мин тиз ияләндем, монда кешеләр ярдәмчел, әйбәт булды. Күчеп киткәч, мин аларны гел сагынып яшәдем.
 Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Затон су астында калды һәм без  Болгарга күчеп килдек. Бу инде 1956 еллар иде. Барысын да яңадан башларга туры килде. Башкалар кебек, монда йорт салу эшенә керештек. Балалар кечкенә, ут юк, су белән дә проблемалар күп булды.  Кайбер көннәрдә көне буе ипигә чират тордык. Гомер буе татар авылында яшәп, мин бер авыз русча белми идем. Ә монда нигездә руслар гына. Шулай да күршеләр белән тиз дуслаштым.  Тора-бара телне дә өйрәндем. Ничек кенә булмасын, дини бәйрәмнәрне һәрвакыт билгеләп үтә торган идем. Пасха бәйрәменә  пироглар пешерәм, йомыркалар буяп куям.  Балалар керсен өчен иртүк торып капканы ачып куям, керүчеләрне  рәхәтләнеп сыйлыйм. Әнә шулай монда да бик дус яшәдек.
 Балалар  исәйгәч, район хастаханәсенә санитарка булып эшкә урнаштым. Бер тәүлек эшлим, ике көн өйдә торам. Көне буе өйдә әллә никадәр эшкә өлгерәм. Шуннан пенсиягә чыктым.  “Хезмәт ветераны”, “1941–1945нче Бөек Ватан сугышы елларында  фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләндем.
 
Олы улым Искәндәр икмәк заводы директоры, район хәзерләүләр конторасы җитәкчесе булып эшләде, аннары гаиләсе белән Казан тирәсенә күчеп китте. Әсхәт юрист булып эшләде, хәзер пенсиядә,  кече кызым Тәнзилә Уфа якларына китеп, төрле оешмаларда баш бухгалтер булып эшләде. Безнең биш оныгыбыз  бар, оныгыбызның баласын күрергә дә насыйп булды. 
 Мин иремне, аның һәм үземнең әти-әниләремне, апа-сеңелләрне соңгы юлга оазаттым. Аллага шөкер, үзем  озын гомерле булдым. Тормышта авырлыкларны күп күрсәм дә, язмышымнан зарланмыйм.  Тормыш кыенлыклары бер үтә ул, тик сугыш кына була күрмәсен. Бер генә буынга да бу коточкыч афәтне күрергә язмасын».