Мөхәметдинов Миннәхмәт 1924 нче елның 13 нче маенда Сарман районы Күтәмәле авылында туган. 17 яше тулгач, 1941 нче елның маенда Донбасс шахталарына “вербовать” ителә. Ике айдан сугыш башлана. 17 яшьлек Миннәхмәт фронтка китәргә языла. Аларны башта Пенза өлкәсенең Свердловск районына җибәреп, кыска срокларда укыталар; корал кулланырга, мылтыктан атарга, хәрби техника белән эш итәргә, гадәттән тыш хәлләрдә яшәргә, көрәшергә өйрәтәләр. 1943 нче ел башында ул 200 нче Көнбатыш укчы полкы составында сугышка керә. Сентябрь аена кадәр укчы була. 1943 нче елның сентябреннән 1944 нче елның ноябренә кадәр 5 нче гвардия укчы полкында пулеметчы була.
1944 нче елның көзендә дошман белән бәрелешләрнең берсендә якында шартлаган снаряд кыйпылчыгы тиеп башы яралана, көчле контузия ала.
Икенче тапкыр яралануы 1945 нче елда Совет гаскәрләре Румынияне фашистлардан азат иткәндә була.
1945 елның 9 нчы маен Миннәхмәт абый Будапешттагы госпитальдә каршы ала.
1947 нче елның маенда, табигать яшеллеккә күмелеп килгән көннәренең берсендә, ул туган якларына кайтып төшә.