Письмо с фронта от Ахметова Фаиза Нурмухаметовича, уроженца Кукморского района с.Каркаусь супруге Ахметовой Хаят. Ахметов Фаяз Нурмухаметович - 1921 года рождения, дер.Каркаусь, мобилизован Кукморским РВК, красноармеец. Перевод с латинского языка: "Хәят миннән сиңа һәм Камилләргә бик күп сәлам. Мин синең 22 июньдә язган хатыңны 30 июньдә алып укыдым. Нәрсә язгансың бар да аңлашылды. Без 21 июнь көнне көндез 12 сәгатькә кадәр кино карап йокыга яттык. Бәхет булмады. Иртәнге сәгать 4 җитүгә "Коралга" дип кычкырдылар. Шуннан башланды. Бу көнне иртән фашист самолетлары 6 сәгатьтә иртән килеп шәһәр өстендә очып-очып йорделәр. Бер җирдә бер ут юк. Төне буе Коростень белән көнбатыш якта 2 точка ут белән морзе әлифбасы бирештеләр. Иртәгесен иртән сәгать 6 да немец самолетлары килеп Корстень өстендә оча башладылар. Күп тә очмадылар. Базга чиләк белән бәрәңге койгандай шәһәр өстенә утызлап бомба ташладылар..."