22.6.1941 мобилизацияләнә, 8.10.1945 - демобилизацияләнә, старшина.
Бөек Ватан сугышында - 163 гв. Невельский противотанковый полк, 126 отд.автосанрота, помкомвзвода, 18.8.1941 - 129 оавр да (отдельная авторота) хәрби ант бирә.
Сугышчан бүләкләре: Кызыл Йолдыз ордены ((№ 2786394 - 1945), «За отвагу» (№ 850615), «За взятие Берлина» (А-248728), «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.» (№ 0297443) һәм юбилей медальләре.
«Гвардия» һәм «Отличный шофер» билгеләре. Хезмәт ветераны һәм В.И.Ленинның 100 еллыгына чыккан юбилей медале.
Сугышка кадәр Зирекле МТС ына иң беренче кайткан “Полуторка” машинасы шоферы, сугыштан соң да шофер булып эшли, “Яңа Тормыш” колхозын 1947-1948 елларда җитәкли, авылга су кертә, обелискны төзетә, колхозда төзелеш эшләренә җитәкчелек итә. Шул эшләре өчен халык “Прораб Идрис” исеме белән “бүләкли”. Аның вакытында Кичү елгасын буып, 1948 елда өйләргә иң беренче электр һәм радио кертелә, фермалар, тегермәннәр төзелә, колхозда кирпеч сугыла, яндырыла, һәм башка күп объектлар төзелә.
Метрика язуындагы туган елы - 13.2.1911.
Әтисе - Әхмәдвәли (1875-1940) Хөснетдин (1844-1914)
Әнисе - Мәликә Хөснулла кызы.
Үги әнисе - Хөснетдинова Мөгаллимә Нурхәмәт кызы (1890-1989)
Бертуганнары: Низамова Әминә (1917-2000), Бибинур Әхмәтвәлиева (1927-1996), Габдулла Хөснетдинов (5.5.1931-28.11.2005)
Хатыны - Гамирә, Нуретдин Гыймадетдин Госманов һәм Миңнебәян Фәйзетдин кызы (1911-4.5.1998)
Балалары: Мансур (1933-1995), Зәйтүнә Газыймова (1934-1988), Максум (1938-2004), Гөлсирә (1941, документта Нәфисә, Алабугада), Ислам (1941-1946), Нурсинә (1948, Алабугада), Мәүлет (1951) төп нигездә яши.