Мәскәү өчен көрәш
Җәлил беренче мәктәбенең Җиңү волонтерлары "Мәскәү өчен көрәш"Бөтенроссия тарихи квестында актив катнаштылар. Балаларга патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, уенның төп максаты.
Җәлил беренче мәктәбенең Җиңү волонтерлары "Мәскәү өчен көрәш"Бөтенроссия тарихи квестында актив катнаштылар. Балаларга патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, уенның төп максаты.
Һәр чорда үз геройларыбыз бар-Ватаныбызны батырларча саклаган, илебез тарихына зур өлеш керткән кешеләр. Батырлык кылган кешеләр, аларның күбесе Ватан хакына үз тормышларын корбан иткән. 9 декабрь-Ватан Геройлары көне. Мәктәп укытучылары һәм укучылары Ватан Геройларына багышланган чараларга зур җаваплылык белән килделәр. Башлангыч сыйныф укучылары өчен авыл китапханәчесе Ахатова Г. М. Бөек Ватан сугышы елларында Россиянең яшь патриотлары батырлыгына багышланган сыйныф сәгате үткәрде. Бу сыйныф сәгатендә балалар дәһшәтле еллар чорындагы яшьтәшләре турында сөйләделәр.
Җәлил поселогында яшәүче хезмәт ветераны Нигъмәтҗанова Зәйнәббану Ярулла кызы 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Зәйнәббану Ярулла кызы 1929 нчы елның 5 нче декабрендә Саба районы Уют авылында туа. Урта белем ала. Кияүгә чыкканчы Татарстан Республикасы Саба районының Уют авылында сыер савучы булып эшли. Рәхимҗан Нигъмәтҗановка кияүгә чыга һәм Җәлил поселогына күчеп килә. 22 ел 1нче «Каенкай» балалар бакчасында пешекче булып эшләде һәм аннан картлык буенча пенсиягә чыкты. 16 ел элек ире үлгән, хәзерге вакытта Зәйнәббану Ярулла кызы ялгыз яши. Оныгы Илнур да бар, аның янына еш килә.
Билгесез солдат көне. Бу истәлекле дата сугышчан хәрәкәтләрдә һәлак булган һәм исемнәре билгесез булып калган Совет һәм Россия сугышчыларының хәрби дәрәҗәсен һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы - «Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Бөек Ватан сугышы кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны хөрмәт белән искә алдылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, исемнәре билгесез калган солдатларның батырлыклары турында әңгәмә кордылар.
Әлмәт авылында яшәүче Рәхимова Бриллиант Вәлиәхмәт кызына 90 яшь тулды Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде.Ул ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге белгече Рәүфә Фәррахова, “Шәфкать” үзәге директоры урынбасары Фәридә Рәхимова, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, балалары, оныклары тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.
Бүген Сарысаз-Тәкермән авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәсәншина Наҗия Зарип кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган Ардыханова Әткия Хөснетдин кызына 90 яшь тулды.
Сарман районы үзенең геройлары белән горурлана. Музей хезмәткәрләре аларны һәрвакыт күз уңында тотып, батырлыклары турында укучыларга җиткереп торалар. Музейда батырлык дәресләре үткәрү матур гадәткә әйләнде.Шундый дәрес Авыл һәм Зиннәт Хәсән музеенда узды.
Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тынычлыкны яуларга күп көчләрен биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына һәрдаим экскурсияләр, чаралар уздырып тора. Күптән түгел генә ветераннарыбыз хөрмәтенә “Иске төшерик яшь чакларны” дип аталган чара узды. Өлкәннәребез яшь чакларын искә төшереп җеп җегерләделәр, тормыш-көнкүреш әйберләрен карадылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.
1943 елның 23 декабрендә Днепр өчен сугыш тәмамлана. Днепр өчен сугыш дип 1943 елның икенче яртысында Бөек Ватан сугышындагы бер-берсе белән бәйле стратегик операцияләр төркемен атыйлар. Ике яктан да бу сугышта 4 миллионга якын кеше катнаша. Аның фронты 750 км ераклыкка тарала. 4 айлык операция нәтиҗәсендә Кызыл Армия тарафыннан Украинаның сул як яры тулысы белән диярлек нацист илбасарларыннан азат ителә. Днепр өчен сугыш дөнья тарихына иң зурларының берсе булып кереп калган.