ФАРДИЕВ МАВЛЕТ ФАРТДИНОВИЧ
1919 елның 15 июнендә Мотртыштамак авылында туа. 1935 елда Мотртыштамак җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1935 елда авылда оештырылган тракторчылар курсында укый. 1935-1939 елларда колхозда тракторчы һәм комбайнчы булып эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм 1941 елга кадәр Монголияда артелирист булып хезмәт итә. 1941 елда туган ягына кайтырга вакыт җиткәч, сугыш башлана һәм ул беренче көннәрдән үк сугышка алына.