181 авылдашның 130ы кире әйләнеп кайтмады…
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 59 ел үтеп берничә яшь буын алмашынса да, халыкка ул китергән золым һичкайчан хәтерләрдән юыла торган түгел. Кемдер әтисен, кемдер улын, кемдер ирен,абыйсын,энесен, сеңелесен, туганын югалткан.Сугыш дигән афәт башланганда тыныч кына яшәп уллар,кызлар үстереп яткан 170 йортлы Татар Төгәлбае авылыннан да 17 дән 50 яшькәчә 181 кеше яу кырына алына. Шуларның 130ы кире әйләнеп кайта алмый. Алар барысы да «Хәтер китабы»нда теркәлгән. Кайбер йортлардан 3-4 кешесен югалтканнар да булды.
15-16 яшьлек малайларны агач мылтык-штыклар тотып салам тутырылган капчыклар белән сугышырга, агач гранатлар ыргытырга,берәр пот ком тоялгән капчыклар күтәреп 3 чакырымга йөгертеп сугыш уенына өйрәтеп, яше җиткәннәрен алып китә тордылар. Сугышка ир-игетләр генә тугел, РККАга атлар да кирәк булды. Колхозның 20 ләп иң яхшы атын һәм бердәнбер полуторка машинасын да шоферы Шәфигуллин Сайфулла абый белән бергә алдылар. Сугышның беренче айларында авылдан һәр көнне 10-15 кеше китеп торды. Алар озын арбаларга утырып гармуннар белән җырлап авыл урамнарын әйләнеп саубуллашып, дошманны һичшиксез җинеп кайтырбыз, дип район үзәге Кузнечихага чыгып киттеләр. Кыр капкасына кадәр картлар, хатын-кыз, бала-чага елашып озатып калды. Бу күбесенең соңгы очрашуы булды инде.
Андый озату вакытларында бер караганда кызык та, кызганыч та тоелган хәлләр дә булгалый иде. Беркөнне атлар караучы булып әшләуче Гәрәев Сабир абыйга да чират җитә. Ул атларны бик ярата иде шул. Колхоз рәисе утырып йөри торган алмачуар, матур гына «Маравай» кушаматлы нәсел айгыры бар иде. Ул аны һәр көнне диярлек буага коендырырга алып төшә. Сабир абый киткәндә бераз кәефләнгән күрәсен, инде. Шул айгырның муенын кочкан да: «Әх, егетләр, калмый хатын, калмый балалар,кала «Маравай»,-дип елап торганы хәтердә. Айгыр да инде мәҗгегә аерылуларын анлагандай йомшак йонлы иреннәре белән анын битенә ышкылып , елаган сыман еш-еш мышный башлады.
Аның 7 баласы бар иде. Әле олы кызы Бибиҗамал апа да сугышта катнашты. Ә Сабир абый кайта алмады инде.
Икенче бер авылдашыбыз Шәмәрдәнов Габделбәр абый үзе бик оста гармунчы иде. Сугыштан кулы яраланып әйләнеп тә кайтты.
«Сугышта һәлак булды», «Улыгыз хәбәрсез югалды»,-дигән кара язулар да килә башлады. Халыкның кайгысы артканнан арта барды. Колхозның бар эше шул картлар, хатын-кыз, бала–чага өстенә калды. Колхозның бер «Фордзон» һәм каен шакмаклары белән эшләүче «ГГТ» тракторы һәм бер «Сталинец» комбайны бар иде. Ул тракторларга да 17-18 яшьлек кызларны кыска курсларда укытып утырттылар. Бөтен кыр эше шулар һәм атлар ярдәмендә башкарылды. Ә чәчүне картлар муеннарына тубал асып чәчеп йөрделәр. Халык үзе ачлы-туклы яшәсә дә,фронт өчен, җиңу өчен дип намус белән эшләде.
Гата абый белән Шәһидә апаның да 4 улы үсеп килә. Олысы Габдулла 1924 елгы. Авылда башлангыч мәктәп бетереп, Иске Рәҗәптә 10 класс тәмамлаган гына була. Хыялы алга таба укып, укытучы һөнәрен сайлау. Аны сугышның беренче елында ук алып китәләр. Икенче уллары Нотфулла 1927 елгы. Аны 1943 ел башында алалар. Ул Кызыл Байраклы 6 нчы гвардия танк армиясендә танкист булып Сталинград, Украина,Молдавия җирләрендә сугыша. Германия җинелгәч, аларны япон сугышына җибәрәләр. Кытайда японнар белән сугышканда танклары минага эләгеп яралана. Япония бирелгәч, 1946 елда гына туган авылына кайта. Гарипләнеп кайтса да, яшьлек дәрте белән, төшенкелеккә бирелми күп еллар колхозда тракторчы,комбайнчы,шофер булып әшли.
Ә Габдулла абыйны кайту белән укытучы итеп куялар. Чөнки ир-ат укытучылар калмаган була. Бераздан мәктәп директоры итәләр. Ул бу эшкә ихлас күҗелдән алына. Читтән торып Куйбышев педучилищесын бетерә. Башлангыч мәктәпне зурайтып, җидееллыкка әйләндерүгә күп көч куя. Әле лаеклы ялга чыккач та күп еллар шунда хезмәт итә.
Сугышта Берлинга кадәр җитеп, күкрәкләренә орден-медальләр тагып исән кайткан 51 кешенең күбесе инвалид булсалар да, авыл колхоз тормышың җанландыруга бөтен көчләрен, сәләтләрен куеп хезмәт иттеләр. Хәзер шуларның 5 есе генә исән инде. Алар : Хисмәтов Нургазиз,Хәмидуллин Гарифулла, Гатин Абдулла,Гатин Нотфулла абыйлар авылыбызнын хөрмәтле кешеләре булып тора. Алар калган гомерләрендә тыныч, бәхетле яшәсеннәр. Бугенге һәм алдагы буыннар да андый сугыш афәтләрен күрмәсен иде, Ходаем.
Безнең авылдашлар фронтта да, тылда да Бөек Җину көнен якынайту өчен үз бурычларын артыгы белән үтәделәр, дияргә тулы нигез бар.
Әлки хәбәрләре
2004 ел
Сөләйман Шакиров,
хезмәт ветераны,
Казан шәһәре.