АФАНАСЬЕВ Александр Петрович (25.7.1920, хәзерге Югары Ослан районы Түбән Ослан авылы - 25.7.1944, Польша), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), өлкән лейтенант (1944). 1938 елдан Кызыл Армиядә. Ленинград танк училищесен тәмамлый (1940). 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк ротасы командиры (2 нче танк армиясенең 3 нче танк корпусы 51 нче танк бригадасы). 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша. Пухачув шәһәре (Польша) өчен барган сугышта үзенең танкы беләнн дошманның штурмлау тубын таптата һәм һәлак була. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Әдәбият.: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
Comments
Никак не найду своих
Никак не найду своих родителей. Зубрилина Петра Васильевича .