(1923, ТАССРның Бөгелмә кантоны Сарабиккол авылы - 19.3.1945, Польша), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), сержант (1944). 1942 елдан Кызыл Армиядә. Шул ук елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 381 нче укчы дивизиясе 1259 нчы укчы полкында пулемётчы. Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Көнбатыш, Ленинград һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942-43), Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә һәм Ленинград сугышында (1942-44), Польшаны азат итүдә катнаша. 1944 нең 10 июнендә Карелия муентыгындагы бәрелештә батырлык күрсәтә. Данциг шәһәре (хәзер Польшаның Гданск ш.) янындагы бәрелештә һәлак була. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. К., 1990; Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963.
В.А.Шагалов.