БАТАЛОВ Фёдор Алексеевич (11.9.1900, Казан - 1941), Советлар Союзы Герое (9.8.1941), майор (1941, август). 1918 елдан Кызыл Армиядә. Казанда хәрби мәктәпне (1929), Мәскәүдә «Выстрел» югары командирлар курсын (1939) тәмамлый. Гражданнар (1918-20) һәм совет-фин (1939-40) сугышларында катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 154 нче укчы дивизиясе 437 нче укчы полкының батальон, полк командиры. 21 нче армия дивизияләре 1941 нең 13 июлендә контрһөҗүмгә ташлана, Жлобин һәм Рогачёв шәһәрләрен, берничә авылны (Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе) азат итә. 1941 нең июль ахырларында 154 нче дивизия полклары чолганышта кала, 1941 нең сентябрь урталарына кадәр камалышта килеш дошман көчләре белән көрәшә. Каты яраланган Баталов шул чакта хәбәрсез югала. Ленин, Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Жлобин шәһәренең бер үзәк урамына Баталов исеме бирелгән.
Әдәбият: Капустин А.П. Беренче җиңүләр. К., 1995; Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Честь, отвага, мужество. Саратов, 1979; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Навечно в сердце народном. Минск. 1984; Капустин А.П. Первые победы. Минск, 1989.
В.А.Шагалов.