ДЕВЯТАЕВ Михаил Петрович (8.7.1917, хәзерге Мордва Республикасы Торбеево шәһәр тибындагы поселогта- 24.11.2002, Казан), Советлар Союзы Герое (15.8.1957), гвардия өлкән лейтенанты. Казан елга техникумын (1938) тәмамлый. 1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1940 та Оренбургта очучыларның Чкалов исемендәге хәрби авиация мәктәбендә укый. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 104нче истребительләр авиация полкында звено командиры (2нче һава армиясенең 9нчы истребительләр авиациясе дивизиясе). Көньяк-көнбатыш, Воронеж һәм 1нче Украина фронты гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Проскурово-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944). 1944нең 13 июль кичендә Девятаев самолёты истребительләр төркеме белән дошман авиациясе һөҗүменә каршы очып китә. Львов шәһәре янында Девятаев яралана, самолётына ут каба. Тәне нык пешкән очучы әсирлеккә эләгә. Сорау алганнан соң, аны абверның разведка төркеменә, соңрак Лодзь хәрби әсирләр лагерена, аннары Заксенхаузен (Кёнигсберг шәһәре) концлагерена күчерәләр. 1944нең 13 августында Девятаев хәрби әсирләр төркеме белән беренче тапкыр качарга омтылып карый. Качкыннар тотыла. Үлемгә хөкем ителгән әсирләр Балтыйк диңгезе Узедом утравындагы (Германия) ракета кораллары сынала торган («Фау-2» ракеталары) Пенемюнде яшерен полигонына озатылалар. 1945нең 8 февралендә Девятаев кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән немецларның гадәттән тыш яшерен «Хейнкель-111» самолётын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемюнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра. Сугыш беткәч, Девятаев хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителә. 1945 елның сентябрендә конструктор С.П.Королёв Девятаевны Польшада элекке әсирләрне тикшерү лагеренда таба һәм аны Пенемюндега чакыртып алдыра. Девятаев С.П.Королёвка анда ракеталарның кайда ясалуын һәм кайдан җибәрелгәнлеген күрсәтә. Девятаев Пенемюндедан Брестка, аннары Невель шәһәренә күчерелә. Запастагы гвардия өлкән лейтенанты Девятаев шул елның ноябрендәКазанга кайта. Кулында капитан дипломы булса да, 1946да ул кыенлык белән генә Казан елга портына йөкче булып эшкә урнаша, тиздән капитан, аннары су асты канатлы пассажир судносы капитаны, остаз-капитан булып эшли. 1957 елда космик корабльләр генераль конструкторы С.П.Королёв һәм 3 тапкыр Советлар Союзы Герое А.И. Покрышкин булышлыгы белән Девятаев аклана, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Девятаев исеме бөтен дөньяга таныла. 1990 еллар башында күпмилләтле Казан иҗтимагый-сәяси үзәге идарәсе әгъзасы. 1999-2002 дә «Татарстан яңарышы» («За возрождение Татарстана») республика иҗтимагый-сәяси оешмасының сәяси советы рәисе, Татарстан Республикасы Ветераннар советы әгъзасы. Мордва Республикасы, Казан, Вольгаст һәм Циновичи (Германия) шәһәрләренең мактаулы гражданы. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Казан шәһәрендә бер урам һәм Казан елга техникумы Девятаев исемен йөртә, ул яшәгән йортка мемориаль такта куела. Торбеево поселогында Геройга музей ачыла.
Хезмәт: Полёт к солнцу. М., 1972; Побег из ада. Саранск, 1985.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Бессмертие. Саранск, 1970; Во имя Родины. М., 1982; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Г.С.Сабирҗанов, М.З.Хәбибуллин.