ГАЛИЕВ Фәхразый Гали улы (12.2.1912, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Җәмәк авылы - 13.5.1997, Минзәлә районы Җәмәк авылы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944), кече сержант. Йөкче, тракторчы булып эшли. Казан республика партия мәктәбен тәмамлый (1952). 1934-36 елларда һәм 1942 дән Кызыл Армиядә. 1943 нең гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1248 нче танкка каршы артиллерия полкында (12 нче армия) орудие командиры урынбасары. Көньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында Донбасс һәм Запорожье һөҗүм операцияләрендә катнаша (1943). 1943 тә Губенский авылы янында (Запорожье өлкәсе Вольнянский районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: кичү вакытында туп һәм расчётларны коткара; сугышчылар төркеме белән дошманның 22 һөҗүмен кире кайтара. Кара диңгез буе далаларында (1944) һәм Днестр елгасы буенда (1944) барган сугышларда катнаша. Авыр яраланганнан соң (1944) демобилизацияләнә, туган авылында яши һәм эшли: КПССның зональ партия оешмасы секретаре, 1957-60 та МТС директоры. 1946-50 дә СССР ЮС депутаты. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.