ГОНТАРЬ Константин Михайлович (5.3.1921, Краснодар шәһәре - 22.5.2003, Мәскәү), Советлар Союзы Герое (2.11.1944), подполковник (1957). Казан пехота училищесен тәмамлый (1940). 1938 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 95 нче укчы полкның (14 нче армиянең 14 нче укчы дивизиясе) батальон командиры. Төньяк һәм Карелия фронтлары гаскәрләре составында Карелия, Норвегияне азат итүдә, Петсамо-Киркенес һөҗүм операциясендә (1944) катнаша. 1944 нең 15 октябрендә Петсамо бистәсе (хәзерге Мурманск өлкәсе Печенга шәһәрр тибындагы поселогта) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара. 1957 дән запаста, Мәскәүдә яши. Фәнни тикшеренү институтында эшли. Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Золотые Звёзды Кубани. Краснодар, 1969. Т. 2; Цкитишвили К.В., Чинчилакашвили Т.Г. Герои Советского Союза из Грузии. Тб., 1981; Героям Родины - слава! Петрозаводск, 1985.
В.А.Шагалов.