ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ Гайфетдин Гыйльметдин улы (13.1.1913, хәзерге Балтач районы Смәел авылы - ?), Советлар Союзы Герое (19.3.1944), гвардия сержанты (1943). Туган авылында колхозда эшли. 1938-40 елларда һәм 1941 дән Кызыл Армиядә. Хәсән күле янында япон милитаристларына каршы бәрелешләрдә (1938) һәм совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 120 нче гвардия укчы полкның (8 нче гвардия армиясенең 39 нчы гвардия укчы дивизиясе) пулемёт отделениесе командиры. Көньяк-Көнбатыш һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Донбасс (1943) һәм Одесса һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1943 нең 24 октябрендә Днепропетровск шәһәре янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1944 нең июнендә хәбәрсез югала. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.