ГЫЙНИЯТУЛЛИН Габбас Гыйниятулла улы (15.5.1905, хәзерге Чистай районы Кызыл Ялан авылы - 13.4.1968, шунда ук), Советлар Союзы Герое (17.11.1943), сержант (1943). 1927-29 елларда һәм 1941 дән Кызыл Армиядә. 1941нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 69 нчы механикалаштырылган бригаданың (3 нче гвардия танк армиясенең 9 нчы механикалаштырылган корпусы) танкка каршы атучылар отделениесе командиры. Брянск, Үзәк һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Орёл һөҗүм операциясендә (1943), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 22 сентябрендә Григоровка авылы өчен барган сугышта (Черкассы өлкәсе Каневский районы, Украина ССР) батырлык күрсәтә. Сугыштан соң туган авылында яши. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963.