ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Миңнулла Сөнгать улы (10.11.1925, Лаеш кантоны, хәзерге Балык Бистәсе районы Күки авылы - 26.9.1993, Казан), Советлар Союзы Герое (23.9.1944), гв. рядовое. Туган авылында колхозда эшли. 1943 елның апреленнән Кызыл Армиядә. 1943 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче гвардия механикалаштырылган бригадасы (1 нче танк армиясенең 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусы) автоматчысы. 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша. 1944 нең 30 июлендә Баранув-Сандамерски шәһәре (Польша) янында Висла елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1947 дән запаста, Казанда эшли. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Ханин А. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.