ӘХМӘЛДИНОВ (Әхмәлетдинов) Фазылҗан Фазлый улы (15.4.1918, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Әхмәт авылы - 29.4.1979, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), өлкән сержант (1944). 1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында (1939-40) катнаша. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 9 нчы аерым гвардия разведчиклар ротасының отделение командиры (11 нче гв. армиясенең 11 нче гв. укчылар дивизиясе). Көнбатыш, Брянск, Балтыйк буе, 2 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү яны (1941-42), Белоруссияне, Балтыйк буен азат итү сугышларында, Көнчыгыш Пруссия операциясендә (1945) катнаша. 1944 нең 13 июнендә Аметус шәһәре (Литва) янында барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Әхмәт урта мәктәбе (Башкортстан) директоры урынбасары булып эшли. Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр беләнн бүләкләнә.
Әәбият.: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1968. Кн. 3; Алёшкин А.М. Сердцем на амбразуру. Иркутск, 1983.