Иске Йомралыда яшәүче Миңнесания әби Миңнегалиева: “Бер бәрәңге дә күрмичә 6 ай урман кистем“
Иске Йомралыда яшәүче Миңнесания әби Миңнегалиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.