Яңалыклар

Бибигамбәр – йөзьяшәр

Корпункт: 

Кара Күл авылында яшәүче Бибигамбәр Әхмәдиева бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә.

Кукмара районы газетасының Бөек Ватан сугышы елларында чыккан саннарыннан...

Корпункт: 

Кукмара районы газетасының Бөек Ватан сугышы елларында чыккан саннарыннан... Верховный Баш Командующий Рәхмәте. Кукмара,Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы. Гвардия часте өчен "Кукмара колхозчысы" исемле сугышчан самолетлар төзүгә 1200000 сум акча җыйган Кукмара районы хезмәт ияләренә минем туганнарча сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырабыз. Верховный Баш Командующий, 17 март 1944 ел. Хатын-кызлардан яңа кадрлар.

Туксан яшьлек Разия әби энәне дә күзлексез саплый

Корпункт: 

Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев Исәнбайда гомер кичерүче Разия әби Закированы 90 яшьлек олуг юбилее белән котларга бардылар һәм аңа Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырдылар. Җитәкчеләрнең тәбрикләү сүзләреннән күңелле тулды тыл ветеранының. – Ий, балакайларым, рәхмәтләр яусын сезгә. Гомер көземдә җитәкчеләрдән бу кадәр кадер-хөрмәт күрермен дип уйламаган идем. Бу минем иң истәлекле туган көнем булыр, – диде Разия апа.

Миңгәр авылында яшәүче 90 яшьлек Бибиниса әби: "12-13 яшьтә тота башлаган идем кул эшен, бүген дә ташлаганым юк"

Корпункт: 

«Аллаһы Тәгаләдән изге гомер бир, башларыма зиһен бир», - дип сорадым. Ходай ялваруларымны ишетте, гомерен дә, зиһенен дә бирде», - ди Миңгәр авылында яшәүче Бибиниса әби.

1942нче еллар кайтавазы

Корпункт: 

Шәһәребезнең Ометов урамындагы баракларда җимеру эшләре башлангач, без анда эшләүчеләр белән әлемтәгә кереп, берәр кызыклырак әйбер табылса, безгә хәбәр итүләрен, яисә музейга тапшыруларын үтенгән идек. Һәрвакыт музей белән әлемтәдә торучы, тарихыбызны тирән белүе белән безне гел сокландырган Альберт Арсланов ул урыннардан табылган берничә экспонат китерде. Һәр тарихи истәлек кыйммәтле табыш. Без аларны җентекләп өйрәнеп яңа сулыш өреп, «биография»ләрен булдырабыз. Альберт китергән экспонатлар арасында шигырьләр дефтәре бар иде.

Туксанга җитсәм дә, яшәүдән туймадым

Корпункт: 

«Ничә генә яшьтә булсаң да яшәүдән туеп булмыйдыр ул. Күз күргәндә, колак ишеткәндә, аяк йөргәндә картлык та бик сиздерми. Олыгаерга балалар, онык-оныкчыклар да ирек бирми. Алар белән чөкердәшеп яшәве бик рәхәт», – ди Красный борда гомер кичерүче Зәкия апа Ибәтуллина. Гомер китабының битләрен ачып карасаң, анда бормалы юллар да, хәсрәтле көннәр дә, шатлыклы мизгелләр дә күп булган. Китап Салагышта узган балачактан башлана.

Хор. Ключтан Гафият ага Масков котлаулар кабул итә

Корпункт: 

Хор. Ключта яшәүче Гафият ага Масков 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров котладылар. 14 яшендә колхозда кырчылык эшендә эшли башлаган Гафиятнең гомере туган авылына хезмәт итеп уза: озак еллар бригадир, тәэминатчы булып эшли ул. Яхшы эшләгәне өчен бик күп Хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

Зәйдә Елена Шахмаева 95 яшен билгеләп үтте

Корпункт: 

Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Елена Шахмаева бүген зур юбилеен – 95 яшен билгеләп үтте. Күркәм традиция буенча юбилярны район җитәкчелеге. аерым алганда, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина фатирына барып котлады, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Елена Алексеевна шәһәрдә төрле предприятиеләрдә хезмәт куя, шулай да шактый еллар шикәр заводында эшли, лаеклы ялга да шуннан китә. Шунысы игътибарга лаек, аны котларга “Зәй шикәре” АҖ генераль директоры Антон Трошин да килде. Ул ветеранга тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Николай Шамионов

Нурҗиһан әби Моталлапованы Ил башлыгы котлады

Корпункт: 

Олы Бакырчы авылында гомер итүче Нурҗиһан әби Моталлапова 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп узды. Тормышны яратып, балалары, онык-оныкчыклары өчен бик тә кадерле булып яши ул. Барысына терәк-таяныч, киңәшче булып тора. Нурҗиһан әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев аңа изге теләкләрен җиткерде.