ВИНОКУРОВ Борис Алексеевич (1915, Минзәлә шәһәре - 11.2.1940, Карелия муентыгы, Финляндия), Советлар Союзы Герое (7.4.1940, үлгәннән соң). 1937 елдан Кызыл Армиядә. 1939 да совет сугышчыларының Көнбатыш Белоруссия походында катнаша. 1939 ның апреленнән совет-фин сугышы фронтларында, 398 нче танк батальонының танк командиры (13 нче армиянең 50 нче укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында 1940 ның 11 февралендә Карелия муентыгында дошман ныгытмасын өзгәндә батырлык күрсәтә, Винокуров танкы штурм вакытында яндырыла, яна торган танктан атылып чыгып, пулёмет белән атакага ташлана һәм шул сугышта һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Минзәләдә геройга бюст куелган.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К. 2000; Герои Советского Союза. М., 1987. Т.1; Золотые Звёзды Прикамья. Пермь, 1974.