Корпункт:
19 октябрьдә Шәмәрдәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Биктимер Тимербай улы Ибраһимовка 95 яшь тулды. Сугыш кичкән ветеранны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырды, илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманга олы хөрмәтен белдерде.