– Мин сезне танымыйм, – дип гаҗәпләнде Маргия апа үзен тәбрикләргә килгән Яңа Чүте мәктәбе директоры Хаким Хисамиев аның белән күрешкәч. Баксаң, Маргия апаның хәтере яшьләрнекеннә дә шәбрәк икән. Укучыларын ул бик яхшы хәтерли. Чүте мәктәбендә 10 ел хезмәт куйган ул. Салих мәктәбендә дә укыткан. Хаким Хисамиев исә ул эшләгән елларда укымаган, шуңа мөгәллимә апа аны танымаган.
– Сугыш башланганда 10нчы сыйныфны тәмамлый идек, – дип искә төшерде ул. – Мине Салих авылына беренче сыйныф балаларын укытырга җибәрделәр. Класслар җитми иде. Иске китапларга сызык сызып, балаларны шунда яздырдык. Балалар корым кулланып яза иде. Өс-башларына да юк иде.
1942 елда Маргия апа хәләл җефете Сәетшәриф Гафуровны очрата, ул вакытта егет яраланып фронттан кайткан була. Гаилә корып, алты бала үстерәләр алар. Сәетшәриф абый бригадир булып эшли, Маргия апа исә бөтен гомерен мөгәллимәлеккә багышлый. Лаеклы ялга Яңа Чүте авылының интернатыннан китә.Хәзер Маргия апаның барлык балалары да Баулыда яши. Аның 13 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Маргия апаның акыл-зиһене, хәтере барысын да сокландыра. Аның истәлекләрен барысы да яратып тыңлый. Чөнки шул истәлекләрдә гаилә тарихы да, тормыш тәҗрибәсе дә тупланган.