Бу очрашу дәһшәтле елларның шаһиты булган, кулына корал алып илебез азатлыгы өчен яуда катнашкан беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Ленин орденнары кавалеры, гомеренең 25 елын Нур Баян исемендәге күмәк хуҗалык белән җитәкчелек итүгә багышлаган Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РСФСРның авыл хуҗалыгы отличнигы, Мәскәүдә үткән ике хәрби парадта катнашкан хөрмәтле зат- Миргаяз Заман улы Замановка багышланды.
Миргаяз Замановның тормыш юлы һәркем өчен сокланырлык. Ул узган гасырның 20 нче елларында туган балаларга хас язмышның иң авыр һәм катлаулы юлларын уза, дәһшәтле сугыш өермәләрендә сынала һәм сынмый.
Миргаяз ага чирек гасыр дәвамында районыбызның иң эре һәм катлаулы хуҗалыгы белән идарә итә, һәм бернинди икеләнүсез әйтә алабыз: ул еллар Нур Баян исемендәге колхозның югары күтәрелеш еллары була: хуҗалыкның исеме район кысаларыннан чыгып, республика һәм Союз күләмендә дә яңгырауга ирешә.
Чара барышында легендар шәхеснең 66 ел бергә гомер иткән җәмагате Әсмабикә ханым Миргаяз Замановның барлык хөкүмәт бүләкләрен, орден-медьләрен, архивын, шәхси әйберләрен музейга тапшырды.