2 октябрь көнне Туган як музеенда “Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан, районда авыл хуҗалыгын ныгытуга зур өлешен керткән ТРның атказанган агрономы, 1 нче дэрэҗэ Ватан сугышы ордены, Ленин, Хезмәт кызыл байрагы орденнары кавалеры Инсаф Заһретдин улы Камалетдиновның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә узды. Кичэдэ Инсаф абый җитәкчелек иткән хуҗалыкта 2005 елдан фидакарь хезмәт куючы хәзерге “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе - Рәшит Асрар улы Харисов; Актанышның үзендә туып үсеп, бар гомерен, эшчәнлеген шунда үткәргән, аны үстерүгә тиңдәшсез өлешен керткән ил агасы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, Татарстанның атказанган агрономы – Флүн Заһит улы Галиуллин; узенең гомерен туган җиргә багышлаган ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, галим – агроном, күренекле оештыручы, әдәбият – сәнгатькә гашыйк шәхес - Мусабиров Фирдәвис Биктимер улы; Актаныш районынын почетлы гражданы, легендар шәхес, бик күп орденнар һәм медальләр иясе Баязит Шәймәрдән улы Мөхәммәтовка; Уразай авыл җирлеге башлыгы – Айрат Хаҗиев; Инсаф абый гаиләсе белән аралашып яшәгән, гомерен шул җирлектәге балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган пенсионер укытучы - Әнисә Исламова катнашып, Инсаф Камалетдинов турындагы истэлеклэре белэн уртаклаштылар.