Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май – Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан!
Бәйрәм чарасында районыбыз кунаклары - ТР Премьер-Министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры, Энгел Фәттәхов, Татарстан Республикасы буенча инкассация идарәсе җитәкчесе Вәсим Вахитов катнаштылар.
Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады:
- Бүген илебез халкы, тынычлык сөюче кешелек дөньясы иң изге, иң шатлыклы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәләр. Шул уңайдан чын күңелдән сезне бу олугъ бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, исән-имин булып, күңел тынычлыгы белән озын гомер итүегезне телим.
Бу бәйрәм үзләренең каны, җаны-тәне белән аны якынайту өчен көрәшкән һәм, ниһаять, үз куллары белән рейхстат түбәсенә хаклык байрагын кадаган фронтовиклар өчен аеруча кадерле, якын һәм изге. Көнне төнгә ялгап корыч койган, икмәк үстергән, тормыш учагын сүндермичә кадерлеләренең җиңү белән кайтуына өметен өзмичә көткән әниләр, апалар, әбиләр, бабайлар, балалар өчен дә Җиңү бәйрәме аеруча кадерле. Еллар тынычлыгы, тормыш муллыгы алып килгән Бөек Җиңү безнең һәммәбез өчен дә кадерле ядкарь. Дөнья халыклары алдында бөек казанышыбыз.
1945 елны Җиңү китергән сөенечле ул көннән соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм хәрәкәтеннән бөтен дөньяны коткарып калган җиңүчеләр буыны, аның тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбызның хәтерендә мәңге сакланачак. Илебез күгенең 70 ел аяз булуына без батыр сугышчыларыбызга, яу кырында ятып калганнарга, тыл каһарманнарына мәңге бурычлыбыз, рәхмәтлебез.
Җиңү паркы каршындагы мәйданда күк астында музейлар оештырылган иде. Халык аны бик теләп күзәтте.
“Яшьлек» мәдәни үзәгеннән хакимият бинасына таба урам буйлап һәрбер авыл җирлегеннән булган сугыш ветераннары сурәтләнгән баннерлар һәм портретлар тезелеп китән иде.
Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының зурайтылган фотоларын оныклары – мәктәп укучылары алып чыкты.
Бәйрәмнең төп кульминациясе парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды. Машина, мотоцикл һәм ат парадлары оештырылган иде.
Район үзешчәннәре, мәктәп, кадет укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш сугыш мизгелләрен, Җиңү көнен чагылдырды. Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.