Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан район күләмендә мәктәп укучылары арасында "Бөек Җиңүгә 70 ел" тулу уңаеннан "Нәфис сүз остасы" бәйгесе үткәрелде.
Бәйгедә Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Нәби Дәүли, Гадел Кутуй һәм Резеда Вәлиева шигырьләре яңгырады.
Укучылар үзләре тәкъдим иткән шигырьләрне бик югары дәрәҗәдә башкардылар. Менә алар җиңүчеләр:
Гран-При - Хәйруллин Руслан, 10 нчы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы, "Бүреләр" Муса Җәлил
1 урын - Гаффанов Илназ, Морт урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы, "Кыңгыраулы яшел гармун" Фатих Кәрим
1 урын - Шәйхаттарова Эльвина, Поспелово урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы, "Кыз үлеме" Муса Җәлил
2 урын – Шәфигуллина Ләйсән, 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы, "Бүреләр" Муса Җәлил
2 урын - Шмырина Ксения, Костенеево урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы, "Дошманнан үч алыгыз" Нәби Дәүли
3 урын - Хуҗина Айгөл, 2 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы, "Яшь ана" Муса Җәлил
3 урын – Һадиева Илзидә, 9 нчы урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы, "Толымнарың синең" Резеда Вәлиева