Алабуга муниципаль районының 9 нчы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчаларында эшләүче ана тел тәрбиячеләре өчен "Тукай укулары" үткәрелде.
Чара 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары Гыйльфанова Гөлфинур Әсгать кызы башкаруындагы татар халык җыры "Гөлҗамал" һәм Габдулла Тукайның "Тәфтиләү" е белән башланып китте.
Укуларда катнашучылар түбәндәге чыгышларны тыңладылар:
"Габдулла Тукай иҗатында милләт язмышы", Минһаҗева Рәмзия Марс кызы, 10 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
"Габдулла Тукай – бөек мәгърифәтче", Мөхәммәтдинова Резедә Фәрит кызы, 1нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
"Габдулла Тукай иҗатында фразеологизмнар", Фәтхетдинова Рәсимә Гасыйм кызы, 6 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
"Тукайның беренче мәхәббәте", Әхмәдуллина Резеда Фәнүз кызы, 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
"Тукай эзләреннән", Мельникова Надежда Николаевна, 8 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Үзләре шигырь язучы укытучылар иҗат җимешләре белән таныштырдылар:
"Тукай әкиятләре", Әмирова Рәзимә Касыйм кызы, 4 нче гимназиянең татар теле hәм әдәбияты укытучысы;
"Тукай уемда", Һадиуллина Әнисә Рәшит кызы, 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
"Тукай туган", Трофимова Тәслимә Рәхимҗан кызы, 5 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Чараны алып баручы 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Мәхмүтова Гөлшат Разин кызы Габдулла Тукай шигырьләрен чыгышларга туры китереп укып барды.
"Тукай укулары "И туган тел, и матур тел" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Күңелләрдә горурлык хисе белән бергә матур милли моң калды.