Әтнә дәүләт драма театры коллективы 2019 елны Анна Батуринаның “Фронтовичка” (16+) әсәрен сәхнәгә куйды. Әлеге пьеса яшь драматургның Россия театрында куелган популяр әсәре. Татар телендә ул беренче тапкыр Әтнә дәүләт драма театрында куелды һәм аны театрыбыз артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә итте.
Спектакльне Башкортстан республикасының Ш.Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, Щепкин училищесын һәм ГИТИСны тәмамлаган яшь режиссер Илсур Казакбаев сәхнәгә куйды.
Сугышның бар фаҗигасен ачкан бу пьеса “Дебют- 2009” Бәйсез әдәби премия һәм “Евразия -2009” халыкара хәзерге заман драматургиясе конкурсы лауреаты.
Ике пәрдәлек драмада Бөек Ватан сугышы тәмамланган еллар сурәтләнә. Хореография училищесының бер елын тәмамлап, фронтка киткән 24 яшьлек сержант Мария Небылица, тиф белән авырып, тыныч тормышка кайта. Тик аның беркеме калмаган. Өе дә, туганнары да юк. Барысын да сугыш юкка чыгарган. Фронтта яраткан егетеннән кала беркеме дә юк аның. Матвей Кравчук ( Айдар Вәлиев) аны әнисенә кайтарып җибәрә. Матвейның әнисе Нина (Фирдания Хәйруллина) янына ул улының кәләше булып кайта. Сугыш һәм аннан соңгы тормышның авырлыклары, ятим кызларны ( Рәзинә Заһидуллина, Гүзәл Гафарова, Әминә Ситдикова) биюгә өйрәтү һәм Матвейның кайтуы. Үзе генә түгел... Өйләнеп. "Чиста тырнакларына гашыйк булдым" дип аңлата Матвей Мариягә. Мариянең кулларына текәлеп, сөйләшә-сөйләшә бер урында әйләнүе өшетә. Вакыйгалар менә шул рәвешле мәхәббәт өчпочмагына корыла. Аяныч язмыш дәвам итә.