Корпункт:
Апас авылында яшәүче Анна әби Комиссарова 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.
Анна әби тумышы белән Тәтеш районыннан. Аның Апаска килүенә 65 елга якын вакыт узган. Шуңа да Апас аның өчен бик якын. Анна әби тормыш иптәшен бик иртә югалткан. Гомере буе үз көче белән тырыш гомер иткән.
Анна әби Комиссаровага Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк тапшырылды. Районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Апас шәһәр тибындагы башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов аның хәлен белеп, олы гомер бәйрәме белән тәбрик иттеләр.