Корпункт:
Апаста танылган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә. Районга килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында Абдулла Алиш бюсты ачылды. Ул район үзәк китапханәсе каршында Шәүкәт Галиев бюсты янында урын алган. Авторы – Вячеслав Носов. Әлеге бюстны ачу тантанасында Абдулла Алишның туганнары Гөлшат Сункишева, Азат Сункишев һәм Илдар Алишев та катнашты. Апас урта мәктәбенең Гүзәл Дәүләтшина җитәкчелегендәге 10 А классы укучылары да тантананың шаһиты булды.