Корпункт:
Болынбалыкчы авылында гомер кичергән, бүгенгесе көндә Апаста яшәүче Рәзинә әби Сәмигуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Рәзинә әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты хезмәткәре Андрей Клементьев акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады, бүләген ирештерде.