Корпункт:
Хөрмәтле апаслылар һәм читтә яшәүче якташларыбыз! Районда изге һәм әһәмиятле эш башкарыла.
Апас районында туган Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырында һәлак булган кешеләрнең фотолары һәм алар турында мәгълүматлар туплана. Һәркем бабасының фотосын, тулы исем-фамилиясен, туган елын, әгәр билгеле булса, сугышчан юлын язып, районның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногмановка мөрәҗәгать итә ала. Тыныч тормышыбыз өчен гомерен дә аямаган каһарманнарыбызны барлау эшенә сез дә өлеш кертерсез дип ышанабыз.