Хәзергебуын яшьләре, балалар сугыш китергән авырлыкларныкинолардан гына карап кына белә, язучыларыбызның әсәрләрендә дә сугыш темасы тирәнтен яктыртылган. Утлы көннәрнең кайтавазы күңелләрдә саклансын өчен
Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре даими рәвештә эш алып баралар. “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акция кысаларында патриотик флеш-моб үтте. Укучыларга алдан әзерләнеп куйган шигырьләр таратылды, алар аны бердәм рәвештә кычкырып укыдылар. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Олы Нырты авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Бөек Ватан Сугышының Җиңү көне уңаеннан, "Сугыш турында балаларга укыйбыз" акциясен уздырды. Китапханәдә " Утлы еллар кайтавазы" исемле китап күргәзмәсе һәм "Без сугыш теләмибез" дигән балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
Китапханәсе клуб белән берлектә "Фронтовик язучылар"- әдәби сәгать үткәрде. Әлеге чарада сугыш чоры язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатына күзәтү ясалды. И.Газинең "Малай белән эт", "Сыерчыклар" хикәяләре кычкырып укылды.
Ике басу Арташ авыл китапханәсендә «Читаем детям о войне» исеме астында кычкырып уку үтте. Балаларга сугыш турында әсәрләр кычкырып укылды, соңыннан сугышта халәк булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
Яңа Мичән авыл китапханәсендә китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде, сугыш турында китаплар тәкъдим итте. Зарипов Гадел башкаруында С.Алексеевның “Җиңү” хикәясе кычкырып укылды.
Югары Шытсу авыл китапханәсе укучы балалар һәм “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Җиңү җиңел бирелмәде”, “Без сугыш турында укыйбыз” исемле китап күргәзмәләре куеп күргәзмәдәге китапларны кычкырып укулар үткәрде. Укылган китапларның эчтәлеге балалар һәм яшүсмерләрдә патриотлык һәм гражданлык хисләре тәрбияли. М.Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”, “Сандугач һәм чишмә”, “Моабит дәфтәрләре”, З.Зәйнуллинның “Сугыш алды малайлары”, В.Быков “Һәйкәл”,”Герой пионерлар”, А. Гайдарның “Мальчиш – кибальчиш”, Г. Холоповның “Мальчик в пионерском галстуке” һәм Фатих Кәрим әсәрләре укылды.
Курсабаш авыл китапханәсендә “Читаем детям о войне” акциясе кысаларында оештырылган китап күргәзмәсе янында балаларга Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр кычкырып укылды, балалар шулай ук үзләре дә китаплардан шигырьләрне сайлап алып иптәшләренә сәнгатле итеп кычкырып укып күрсәттеләр.
Иштуган авыл китапханәсе дә быел беренче тапкыр, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле Халыкара акциясендә катнашты.
Чарага “Солдатка баш иябез” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды. Б Полевойның “Чын кеше турында повесть”, С, Алексеевның “Бөек Ватан сугышы турында хикәяләр” китапларыннан өзекләрне укыганда чын күңелдән тыңлап утырдылар һәм кайберләрен үзләре кычкырып укыдылар. Шулай ук сугыш чоры балалары темасы да читтә калмады: герой пионерлар,”Полк уллары”, тылда көрәшүчеләр турында да кызыклы сөйләшү булды. Укучылар үзләренең сугышта һәм тылда көрәшкән эби – бабайлары турында да искә алып үттеләр.
Балаларның әлеге тема белән кызыксынуларын күрү иң күңеллесе булды.