Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясында зур югалтулар, бәлә казалар алып килгән коточкыч афәт буларак, тарих битләрендә, кешелек күңеленә уелып калган. Сугыш җиле безнең авылларны да нык өтәләгән, халыкны елаткан, каһәрләгән. Авылның һәр йортында диярлек үлем ишек каккан. Әнә күршебездз гомер иткән Әминә апа Әхмәтҗанова сугыш башланыр алдыннан гына Мингәр авылы егетенә кияүгә чыгып, ире белән бары 15 көнләп кенә яшәп кала. Авыр елларда Әминә апа көпчәкле тракторда эшли. Үзенең тырыш хезмәте белән җиңү көнен якынайта. Соңрак кибетче булып эшләде. Тормышының соңгы көннәренә кадәр беренче мәхәбәтенә тугры булып калды.
Безнең сул ягыбызда буш урын бар. Карт таллар, җимерелеп күмелә язган баз урыны гына монда хуҗалык булганын искәртә. Кайчандыр бу нигездә Шәмсебәдәр әби яши иде. Бәләкәй генә өен һәрчак пөхтә, тәртиптә тотты. Бала –чага килеп керсә, йөзенә елмаю куна, шунда ук сандык ачыла, аннан кәнфит – прәннекләр чыга. Шуңа да аннан бала-чага бер дә өзелеп тормады. Әле соңгы вакытта гына әби күңелен аңладым мин. Сугышка кадәр көчле, данлыклы нәсел була бу. Ире белән дүрт малай, ике кыз үстерә. Сугыш башлангач, улларының дүртесе дә фронтка алына. Шуларның берсе 1943 елда авылга кайтып китә. Очучы, күкрәге тулы орден-медальләр. Бу күрешү соңгысы булган икән. Дүрт улының ник берсе сугыштан әйләнеп кайтсын! Менә ни өчен балаларны бик яраткан икән Шәмсебәдәр әби. Үз балаларына бирергә тиешле күңел җылысын безгә өләшкән икән бит ул! Шуның белән җанына тынычлык тапкан, Күңелен юаткан. (Шәмсебәдәр әби, атаклы очучы, дошман тоткынлыгыннан фашист самолетын урлап качкан Михаил Девятаевның хатыны Фәүзия ханымның апасы була).
Мәгълүм булганча, 1941 елның 13 октяберендә СССР Дәүләт оборона комитеты Татарстан җирендә саклану чикләрен төзү турында карар чыга. Окоп казу эпопеясе башлана. Бу эшкә якташларыбыз да күп катнаша. Бүләк апа Мөбәрәкҗанова һәм тагын берничә кызны Апас районының Күккүз. Йомралы, авыллары тирәсенә окоп казырга җибәрәләр. Иртәдән кичкә кадәр япь-яшь кызлар өч метр тирәнлектә траншеялар казый, аларны бүрәнәләр белән ныгыта, урманда агач кисеп, атлар белән өстерәтә. Кече Шыңар авылында туып үскән Сания апаны, үзе шикелле үсмер малайлар, белән бергә, утыз-кырык чакрымдагы Шәмәрдән станциясенә юл төзергә җибәрәләр. Ат белән ком ташый, агач кисә, шпаллар тезә. Ундүрт яшендә бригадир итеп куялар.
Әйе, ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде. Моннан тыш эвокуацияләнүчеләргә дә рәхимле булды. Сугышның беренче көннәреннән үк Сабага Мәскәү, Ленинград, Псков, Белоруссия һәм башка төбәкләрдән тыныч халык кайта башлый. Районга барысы 3346 кеше күчерелә. Шуларның 1247се –балалар, Эвокуацияләнгән халык белән эшләү өчен махсус бүлек оештырыла, авылларга тараталар. Авыл халкы күчеп килүчеләрне мунча кертә, кием салымыннан өлеш чыгара. Якташларыбыз сугышның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугыша, Берлинга кадәр барып җитә. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары да, Дан ордены кавалерлары да бар. Шуларның берсе – Вәли Хаҗиәхмәт улы, Хаҗиев безнең җирле үзидарәгә кергән Оет авылыннан. Чыгышы белән Оет авылыннан Минһаҗ Гимадиев Көнбатыш фронтта татар телендәге “Алга, дошман өстенә!” газетасының редакторы була. Ул, фронтавик татар язучылары Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт һ.б. белән сугышчыларны көрәшкә рухландырып, публицистик мәкаләләр, шигырьләр иҗат итә. Сугыштан соң, Дан ордены кавалерына багышлап, “Солдат даны”дигән китап чыгара.
Кулына корал алып, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына хатын-кызларыбыз да баса. Күптән түгел вафат булган Мәдинә апа Гәрәева шундый каһарман затларның берсе. Ул фронтка 1943 елның октяберендә китә. Мәдинә апаларның төркеме төрле сугышчан бурычлар үти. Хәрби эшелоннар белән сугыш кораллары, гранаталар, ташый. 1944 елга кадәр 2нче Белоруссия фронтында була. Авыр яраланып госпитальдә дәвалана. Йөри алырлык хәлгә килгәч, туган авылына кайта. Түлешкә авылында туган Мөхәммәт Закиров сугыш башланганда Саба машина-троктор станциясендә шофер булып зшли. Сугышка үз машинасы белән китә, Минск юнәлешендә районнан килгән полуторкасы белән корал, шартлаткычлар ташый. Соңрак аңа Американың “Студебеккер” машинасын ышанып тапшыралар. Корыч аты белән меңнәрчә чакрым юл уза, күп үлемнән кала. Җиңү көнен Германиянең Дрезден шәһәре тирәсендә каршылый. Сугыш беткәннән соң да Германиядән Украинага дүрт рейс ясый. Батырлыгы өчен ике “Кызыл Йолдыз”ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда туган авылына кайта, фронтта йөргән машинасы белән төрле оешмаларда эшли. Хезмәтләре өчен Ленин орденына лаек була.
Вагыйз Харисов 1918 елда Саба районы Оет авылында туа. 1939 елда хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы башлангач, немецларның беренче атакасын 1941 елның 28 июнендә Көнбатыш Белоруссиядә каршылый. Т-34 танкының командиры, техник-лейтенант була. Борисов, Минск, һәм башка шәһәрләрне азат итүдәге батырлыклары өчен Сталинның рәхмәте белдерелә, “Кызыл Йолдыз” ордены Бөек Ватан сугышындагы Германияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнә.
Сугыш китергән ачлык, бәла-казалар турында берәү дә онытырга тиеш түгел. Бу сугышта җиңеп чыгуда төп рольне уйнаган совет солдатын да, тылда көне-төне эшләгән хәзмәт кешесе дә, бу чорда үзләренең хезмәтләрен һәм хәттә гомерләрен кызганмаган авылдашларыбыз да халкыбыз күңелендә мәңге саклансын иде.
Айдар Гарипов.
Олы Шыңар урта мәктәбенең
тарих укытучысы.