-Апрель ае башында Интернет киңлекләрендә Россия Дәүләт Федерациясе җыены-Дума катнашында “Безнең тарих” исемле халыкара конкурс үткәрелү турында белдем дә, бик сәләтле, 5 сыйныф укучысы Айзат Садриев белән анда катнашырга карар иттек. Санаулы көннәрдә Мәскәүдәге бу конкурсны читтән торып үткәрү комиссиясенә язма эшебезне әзерләп озаттык. “Минем авылда билгесез солдатка һәйкәл” исемле номинациядә безнең язма эшебезнең финалга үтүе турында хәбәр килде. Бу халыкара конкурста Россиянең барлык төбәкләре һәм чит илләрдән барлыгы биш меңнән артык иҗади эш кабул ителгән. Айзат һәм аның әнисе Чулпан, туганнары, мәктәп коллективы өчен бу халыкара конкурс финалына үтү зур шатлык һәм горурлык ул.
7-9 майда бу халыкара конкурс финалистларын Мәскәүгә чакырдылар. Айзат һәм әнисе Чулпан һәм үзем шунда катнаштык. Эшебез бик югары бәяләнде һәм ул икенче урынга лаек дип табылды. Моны раслап безгә Сертификат, Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде, дип сөйли Олы Бакырчы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ильфат Садриев.